Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Раяз Шәрәфиев республика җиңүчесе булды

Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Раяз Шәрәфиев инглиз теле буенча «Их именами названы улицы»-»Алар исемнәре белән урам исемнәре атала» дип исемләнгән республика видеороликлар конкурсында катнашты.

"Их именами названы улицы"-"Алар исемнәре белән урам исемнәре атала" дип исемләнгән республика видеороликлар конкурсында катнашып, Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Раяз Шәрәфиев җиңүче булды. Бу хакта район мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр.

- Республикадан шатлыклы хәбәр килеп иреште, Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Раяз Шәрәфиев инглиз теле буенча үткәрелгән конкурста катнашып, 1 дәрәҗә дипломга ия булган. Җитәкчесе Гөлназ Шәрәфиева, - диделәр мәгариф бүлегеннән.

Видеороликны эшләргә Руслан Исмәгыйлев ярдәм иткән. Әлеге видеоролик белән сезне дә таныштырып узасы килә. Раяз конкурс өчен инглиз телендә сөйләсә дә, аңларга була.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев