Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Рейдлар башланды

«1 сентябрьдән яңа уку елы башланды. Шулай ук хәзер балигъ булмаган балаларга кичке сәгать 22.00дән соң, әти-әниләр һәм аларны алыштыручысыз затлардан башка урамда йөрү катгый тыела.

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары белән кичке рейдлар уза. Җәмәгать урыннары тикшерелә. Шулай ук балаларны кисәтеп әйтәсе килә, укуга барганда, кайтканда юлларда таныш булмаган кешеләр белән аралашмасыннар иде. Юл йөрү кагыйдәләрен дә үтәргә кирәклеген онытмасыннар иде», – дип хәбәр итте һәм кисәтте балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Наилә Баһаутдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев