Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Россия хакимияте машина йөртү таныклыгы бирүне туктату өчен сәбәпләр исемлеген киңәйтте

Әгәр мөрәҗәгать итүченең паспортының срогы чыккан яки военкоматта повесткасы бар икән, 1 апрельдән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан һәм кандидатларга машина йөртү таныклыклары бирү туктатылачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Гариза бирүченең паспортының яки шәхесен ачыклый торган башка документының гамәлдә булу срогы чыгу имтиханнарны, Россия илкүләм һәм халыкара машина йөртү таныклыклары бирүне туктатып тору өчен нигез булып тора», диелә хәбәрдә.

Кандидат гамәлдәге документны тәкъдим иткәнгә кадәр процедура туктатылачак, дип аныклана.

Моннан тыш, машина йөртү таныклыгын бирмәү сәбәпләренә шулай ук медицина белешмәсенең срогы чыгу һәм курсантның имтиханда булмавы да керә.

Россия хөкүмәте карарына үзгәрешләр 2023 елның декабрендә кертелде һәм 1 апрельдән үз көченә керә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев