Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Саймә апага да 90 яшь тулды

Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Саймә апа Хәкимова да шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтте.

Саймә апа Хәкимовага әби, дип тә әйтергә тел әйләнми. Бүгенге көндә дә "кызлар" шикелле әле ул. Мөлаем, сабыр Саймә апага карап кына торасы килә.

Үзен юбилей белән котларга килгәч тә, һәркемгә изге теләкләрен җиткерде ул.

Саймә апа элегрәк типографиядә, соңрак элемтә бүлегендә хезмәт куйган. Тормыш иптәше белән картлык көннәрендә үзләренә игелекләр китерә алырлык балалар тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев