Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Спектакль карадык

Кышлауда яшәүче өлкән хәбәрчебез Рәйсә Зарипова хәбәр итте.

"Яңа Шашы мәдәният йортына Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары спектакль белән киләләр", дигән хәбәр тирә-юньгә тиз таралды. Билетлар алдык. Күптән караган юк икән.  Көтелгән көн килеп җитте. Спектакльне карарга халык сусаган булган. Алар безгә Исламия Мәхмүтованың "Син бит минем бергенәм"  мелодрамасын  алып килгәннәр. Өлкәннәр белән беррәттән яшь артистларның да оста уйнаулары сокландырды безне. 

Спектакль тәмам. Тамашачылар  аягүрә  басып алкышларга күмделәр. Ахырдан ТРның атказанган артисты Ирек Хафизов: "Сез безне бик җылы каршылыдыгыз, без тагын килербез әле", - диде. 

Көтәбез. 

Фото: https://vk.com/ksdk2014

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев