Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә районында "Мин сине сагынам" фильмын төшерәчәкләр

Районыбызда клиплар күп төшерелә, "Мулла" фильмы белән дөньяга танылдык. Моннан тыш "Татаркино"сы тагын берничә фильм төшерде әле.

Тик чираттагы "Мин сине сагынам" фильмын алар төшерми. Анысын соңрак хәбәр итәрбез. 

      Шимбә көнне Әтнә районы җирләре, бигрәк тә Олы Мәңгәр , Мөндеш авыллары  басулары, Рафис Сәләхетдинов җитәкләгән Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов һәм ул җитәкләгән коллектив   "Мин сине сагынам" фильмын төшерү төркемен һәм актерларын кабул итәчәк. Һәм үзләре дә бу фильмда төшәчәкләр.

- Мин үзем аксак булганга, сугышка алынмый калган  авыл советы рәисе ролен башкарам, - ди Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов. Әлеге фильмда безнең Олы Мәңгәр халык театры артистлары, балалар театры төшәчәк. Аллаһка тапшырып, шимбә көнне Олы Мәңгәр, Мөндеш басуларында сугыш вакытындагы урып-җыю күренешләрен төшерә башлаячакбыз, диделәр. Әлеге фильмны төшерү район хакимияте җитәкчелеге белән килешенгән. Районыбыз басуларында кино төшерү өчен рөхсәт алынган. Район җитәкчелеге фильмны төшерү өчен шартлар тудырачак, кирәкле- җиһазлар белән дә ярдәм итәчәк. Ни өчен безнең җирлек сайланган? Сугыш чорында  бездә  эвакуацияләнеп кайтарылган латыш балалары яшәгән. Фильм нәкъ менә   Бөек Ватан сугышы көннәрендә дистәләгән мең ятим баланы үзенә сыйдырган Татарстан хатын-кызларының батырлыгы, хезмәте турында. Әлбәттә  мәхәббәт турында да...,- дип ачыклык кертте Рафис Рәис улы.

       Фильмгә күп кенә эвакуацияләнгән балаларга Татарстанны икенче Ватаны дип санарга хокук биргән реаль тормыштан алынган хатирәләр нигез итеп алынган.Элеккеге авыл  клубында оештырылган, нигездә, авылга килгән балалар турында кайгыртуны үз өстенә алган балалар йортының яшәеше -  сюжетның  үзәгендә. 

Авыл халкының кйткан балаларга бирелгән күңел җылысы күпмилләтле илнең уртак фаҗигасен,  тел каршылыкларын һәм гореф-гадәтләрнең төрлелеген җиңәргә ярдәм итә.Шулай ук фронтны азык-төлек белән тәэмин итү өчен, ачлык, хәерчелек, җимереклек һәм өзлексез авыр хезмәт авыл хезмәтен берләштерә. "Мин сине сагынам" әнә шул хакта булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев