"Әтнәдә 9 кеше карантинда утыра, пневмония анализлары кайтты" - табибә ачыклык кертте
Соңгы хәбәрләр

"Әтнәдә 9 кеше карантинда утыра, пневмония анализлары кайтты" - табибә ачыклык кертте

Район үзәк больницасыннан алган хәбәрләргә караганда, Аллаһка шөкер, хәлләр үзгәрешсез.

- Әлегә шул 9 кеше карантинда утыра, пневмония анализлары "отрицательно" кайтты. Бу коронавирус юк дигәнне аңлата. Карантинда утырган ике кешенең анализы да шулай ук "отрицательно". Алардан анализ унынчы көндә алына, - дип хәбәр итте район үзәк больницасының баш табибы Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова. 

Ел башыннан пневмония  белән авыручылар саны 21 гә җитте. Сакланыгыз. Көн саен авырулар саны  артып тора.

- Бүген 5 ОРЗ теркәлде, икесе - бала, - ди табиб-эпидемиолог Азат Гыймадиев.


Нет комментариев