Әтнәдә дистанцион укытуга әзерләнәләр
ТР да коронавирус таралудан саклану өчен укучыларны дистанцион укытуга күчерәләр, дип хәбәр ителгән иде.
Районда бүгенге көндә менә шуңа хәзерлек дәвам итә. Бүген Олы Әтнә урта мәктәбенә районыбыз мәктәпләренең директорларын җыйдылар.
- Дистанцион укытуга әзерләнәбез, - диделәр район мәгариф бүлегендә.
Мәгариф белгечләре укыту буенча сөйләшсә, әти-әниләр дистанцион укытуга без каршы түгел, дип гариза башладылар.
1 апрельгә кадәр каникул булса, 1 апрельдән 12 апрельгә кадәр дистанцион укыту оештырылачак. Укулар махсус портал аша барачак.
Раил Зарипов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев