Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнәләр - "WorldSkills 2019"да - иң зур мәйданчыкларның берсендә

17 август көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 13 студенты һәм 2 укытучысы WorldSkills 2019 чемпионатына волонтерлыкка аккредитация узды, дип хәбәр иткән идем.

Үзебезнең студентларның хәлләре ничек икән, дип кызыксынасыз. Без дә сорашып торабыз, мондый зур чарада районыбызның шуның кадәр кешесе хезмәт куйсын әле. Азрак шүрләтә дә.

Иртәгеге көнне куркып та, шатланып та көтәбез. Хисләр өермәсе эчендә йөреш. Барыбыз да әзер кебек үзе. Без "Поварское дело" дип исемләнгән мәйданчыкка эләктек. Бу - иң зур мәйданчыкларның берсе. Монда 46 илдән килүчеләр көч сынашачаклар. 23 эш урыны булдырылган. 2 сменага бүленеп ярышачаклар. Без ярышлар вакытында  кирәк-яракны биреп, кирәкмәгәнен  алып китеп, юып-чистартып торачакбыз. Экспертларга да булышачакбыз. Аллаһка тапшырдык. Оештыру бик югары дәрәҗәдә, тикшерү системалары бик көчле...- дип хәбәр итте хәбәрчебез, Яңа Әтнә авылы кызы, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының әйдәп баручы укытучыларының берсе, оештыручы Фәридә Хәсәнова.

13 студент белән бергә ике укытучы китте дип язган идем. Икенче укытучы -  Динар Сәгъдиев, техникумда  физкультура, география, ОБЖ укыта. Чембулат авылында яши.

 

22 августтан 27 августка кадәр Казанда WorldSkills Kazan 2019 - эшче һөнәрләр буенча 45нче дөнья чемпионаты узачак. Әлеге чарага 60тан артык илдән 1600 профессионал катнашучы киләчәк. Белгечләр 56 һөнәр буенча үзләренең сәләтен күрсәтәчәкләр. Бәйге "Казан-Арена" стадионында була.

 

Исән-сау эшләп кайтуларын телик.

Ф.Хәсәнова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев