Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Урманнарны бергәләп саклыйк акциясенә һәркем кушыла ала

4 октябрьдә "Урманнарны саклыйк" акциясе старт алды. Ул 10 октябрьгә кадәр дәвам итә.

9 октябрьдә аның кысаларында республикада 1,2 млн.данәдән артык агач-куаклар (гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ. б.) утыртылачак.

Татарстан районнарында утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында белергә мөмкин: https://сохранимлес.рф/ ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә-урманчылыкларда (тел. Министрлык сайтында күрсәтелгән: http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/spmin.htm?department_id=8502.

Узган ел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасында 310 га мәйданда 1,2 млн. данә агач утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, агач утырту буенча республика табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты-урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү. 10 ел эчендә Татарстанда акцияләр кысаларында 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 25 млн.данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте.

Белешмә өчен. «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә анда катнашучылар 82 миллионнан артык агач утырттылар. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.

Быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 21 августта Саха (Якутия) Республикасында старт алды. Аның максаты-төбәкләрнең урман янгыннарыннан зыян күрүчеләренә ярдәм итү өчен 70 млн. агач утырту. 

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев