Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Ут бернәрсәне дә аямый

Көз аена да кердек. Җәйге чүп-чардан арыныр вакыт та җитте.

Чүп-чарны муниципалитетлар билгеләгән урыннарга гына салырга кирәк. Те­ләсә кайсы җиргә чүп-чар ташлау тыела.
Табигый янгыннарны­ бул­дыр­мас өчен, торак пунктлар тер­ри­то­рия­лә­рен­дә ян­гын­га каршы ми­не­ра­ли­за­ция­ләнгән полосаларны булдырырга яисә яңартырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы та­ләп­ләрен бозу янгын килеп чыгуга һәм га­еплеләрне җа­­­­­ваплылыкка тар­туга ки­­­те­­рергә мөмкин. Нә­ти­­­­җә­­­ләрнең авырлыгына бәй­­ле рәвештә, җинаять эзәр­­­­­­лекләве дә каралган.
Янгын чыккан очракта түбәндәгеләрне белү кирәк:
1. Янгын турында 01, 8(843)69- 2-20-01, 101, 112 телефоннары аша хәбәр итәргә.
2. Кешеләрне һәм хайван­нарны янган бинадан эва­куа­цияләү буенча чаралар күрергә.
3. Үз-үзеңне куркыныч астына куймыйча, янгынны сүндерү буенча көчтән килгәнчә чаралар күрергә.
4. Янгын бүлекчәләрен кар­­­шыларга, аларга ян­гын чы­­­гу юлларын күр­сәтер­гә, ке­­­шеләрнең тормыш һәм сәла­мәтлек куркынычын ачыкларга кирәк.

Илгизәр Исмәгыйлев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев