Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Хәрби хәрәкәт ветераны статусы расланды

Хәрби операциядә үз иреге белән катнашучылар өчен хәрби хәрәкәт ветераны статусы расланды.

РФ Дәүләт Думасы депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучы иреклеләр оешмалары әгъзаларына хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирә торган законны кабул итте. Документ нигезендә, шундый ук статус хәрби хәрәкәтләр барышында махсус операция бурычларын үтәгән вакытта инвалидлык алган иреклеләргә дә биреләчәк.

Закон проектының авторлары – Думаның барлык фракцияләрен тәкъдим итүче депутатлар, сенаторлар төркеме, шулай ук Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.

Россия Президенты Владимир Путин узган атнада рәсми рәвештә хәрбиләргә ярдәм күрсәтәчәк иреклеләрдән торган берләшмәләр оештыру турындагы законны имзалаган иде. Әлеге закон иреклеләрне хәрби хезмәткәрләргә тиңләштерә. Аерым алганда, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына шул ук социаль гарантияләр һәм компенсацияләр карала, алган акчалары исә шул ук вазифалардагы контрактникларныкыннан азрак булырга тиеш түгел.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xarbi-operaciyada-uz-irege-belan-katnasucylar-ocen-xarbi-xarakat-veterany-statusy-raslandy-5862686

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев