Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Ялганлый беләсезме?

Әлеге тест белән үзегезне тикшереп карагыз әле. Ялганлый беләсезме икән?

Түбәндәге сорауларга җавап биреп, үзегезне тикшереп карый аласыз.

1. Тирә-юньдәгеләрнең сезгә карата начарлык кылганы бармы? “Әйе” җавабына – 3 балл, “юк” җавабына 2 балл куегыз.

2. Эштән ял итү өчен авыруга сабышканыгыз бармы? Әйе – 1, юк – 3 балл.

3. Сез артык күп эшлисезме? Әйе – 3, юк – 1 балл.

4. Башкаларны аңлый, кичерә аласызмы? Әйе – 1, юк – 2 балл.

5. Кешеләргә ышанасызмы? Әйе – 1, юк – 3 балл.

6. Үзегез генә шәһәрдән читтә яшәр идегезме? Әйе – 2, юк – 1 балл.

7. Эңгер-меңгер вакыт ошыймы? Әйе – 1, юк – 0 балл.

8. Гади ашларны яратып ашыйсызмы? Әйе – 2, юк – 1 балл.

9. Якыннарыгызга вакыт күп калдырасызмы? Әйе – 2, юк – 1 балл.

10. Үзегезне бик үк сәламәт түгел дип уйлыйсызмы? Әйе – 3, юк – 4 балл.

11. Күңел тынычлыгын еш югалтасызмы? Әйе – 2, юк – 4 балл.

18-21 балл. Сез сер яшереп кала алмыйсыз, башыгызга ни килсә, шуны әйтеп саласыз. Ялганыгызны тоту читен, чөнки фантазиягез зур. Нинди каршылык килеп чыкса да югалып калмыйсыз.

22-24 балл. Сез – ачык кеше. Турысын сөйлисез, үз гөнаһларыгызны яшереп калуны да кирәк дип санамыйсыз.

25-27 балл. Күңелсез хәлләр китереп чыгарасын белсәгез дә алдашмыйсыз. Ә кайчан да булса ялганларга туры килсә, моны гаделлекне торгызу өчен генә эшлисез.

28-29 балл. Үзегез аралаша торган кешеләрне хөрмәт итәсез. Күзегезгә төтен җибәрсәләр дә, сез моны эшли алмыйсыз. Кем белән эш итүегезне һәрчак белеп торасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев