Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

10 мең сум акча кемнәргә тиеш?

Президент Владимир Путинның балалы гаиләләргә 10 мең сум күләмендә акча бирелә, дигән карары, әти-әниләр арасында күп сораулар тудырды

Шул уңайдан, район Пенсия фонды җитәкчесе Зөлфәт Галиевкә үзебезне дә кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
– Зөлфәт абый бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча кемнәргә тиеш? 16 яшь тулучылар аны ала аламы?
– Әлеге акча 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага бирелә. Төп шарт – агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр бу яшькә җиткән булуы, гаиләнең Ана капиталына хокукы булу-булмавы мөһим түгел. 10 мең сум акча 2020 елның 1 июненнән бирелә башлый. Гариза бирү өчен гаиләләрнең 5 ай вакытлары бар. Гариза белән 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  Балага 16 яшь 11 майга кадәр тулган очракта, 10 мең сум акча түләнми.
– Балага июнь ахырында 16 яшь тулса, гаилә 10 мең сумны ала аламы?
– Әйе ала. Закон буенча берьюлы түләнә торган акча алу хокукы 2020 елның 1 июленә кадәр. Балага 16 яшь 30 июньдә тулса да, 10 мең сум акча бирелә.
–Балага 3 яшь апрель-июнь аралыгында тулган очракта, гаилә ай саен бирелә торган акчаны да, берьюлы бирелә торганын да ала алачакмы?
– Әлбәттә, балага апрельдә 3 яшь тулса, гаилә апрель ае өчен 5 мең сум, ә 1 июньнән соң 10 мең сум акча ала. Балага 3 яшь майда тулган очракта, гаиләгә апрель һәм май айлары өчен 5әр мең сум (ике айга 10 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча түләнә. Балага 3 яшь июньдә тула икән, гаилә апрель, май, июнь айлары өчен 5 әр мең сум (барлыгы 15 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча ала.
– Өстәмә ярдәм гаиләнең айлык кеременә бәйлеме?
– Юк. Бу түләү гаилә кеременә бәйле түгел. Шулай ук башка ярдәм төрләре дә исәпкә алынмый.
– Опекуннар берьюлы бирелүче түләүгә гариза язу хокукына ияме?
– Әйе, әмма алар гаризаны Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә үзләре барып бирергә тиешләр.
– Гариза белән Пенсия фондына теркәлү урыны буенча гына мөрәҗәгать итеп буламы?
– Бу мәҗбүри түгел. Бу төр түләүгә карата экстерриториаль ысул кулланыла, ягъни баланың законлы вәкиле гариза белән теркәлү урыны яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итә ала.
– Гаиләдә ике бала булса, гаризаларның һәркайсына аерым язу кирәкме?
– Юк. Бары бер генә гариза языла.
–Зөлфәт абый, түләү билгеләнгәнме-юкмы икәнне каян белеп була?
– Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша юллаучылар нәтиҗәне шуннан ук карый алалар. Гариза Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә язылса, акча Законда каралган срокларда дәгъва итечүгә күчерелә. Кабул ителгән уңай карар турында гариза тапшырган территориаль органга шалтыратып белешергә мөмкин. Гариза уңай хәл ителмәсә, карар кабул ителгәннән соң бер эш көне дәвамында бу хакта гариза язучыга заказлы хат юллана.
– Россия Федерациясе гражданнары булып та, башка илдә яшәсәләр. Аларның балаларына бу акча түләнәме?
– Кызганычка каршы, юк. Бер тапкыр бирелүче бу ярдәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүчеләргә генә күрсәтелә. Әгәр гаилә моңа кадәр башка илдә яшәп, аннары Россиягә кайткан булса, әлеге төр түләүне алу өчен хәзерге вакытта яшәү урынын раслаучы документлар тапшырырга кирәк була.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Белешмә
Әтнә районында бү­генге көндә барлыгы 157 күпбалалы гаилә исәптә то­ра. Аларда барысы 495 ба­ла тәрбияләнә. Шулар арасында өч балалы – 136 гаилә, дүрт балалы – 19, биш балалы – 1, алты балалы 1 гаилә санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев