Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

"Авылларда интернет әйбәтрәк тә эшли" - район электр челтәре белгечләре җавабы

Кырыс шартларда яшибез. Бар нәрсә интернетка бәйле хәзер. Адәм баласы киноны да телевизордан түгел, интернеттан карый. Шуңа бәйле сораулар "ПодслушанО в АтнЕ" төркемендә язылган. Райондашларның сорауларын игътибарсыз калдырасыбыз килмәде.

"Анон пож...!Бу ютоблар итернитлар ни кукэйлэремэ диеп эшлэмилэр икэн? ни эш эшлэп, булмый ботен нэрсэ шул тишеккэ теркэлгэн ,инде кино скачат итеп карарга уйласан ул юк ни тэрелэремэ акча умырып жыялар сон????бер тэртип юк э эшне эшлисе бар улэм бэреп ватасы нэмэстэкэйлэр уф" - бик әдәби тел белән язылмаган, әлбәттә. Үзгәртмичә алдым, анысы өчен гафу үтенәм.

Районда электр элемтәсе хезмәте  (ТАТТЕЛЕКОМ, РУЭС) оешмасы тулы штатта  эшли. Түләүләр дә кабул ителә. Онлайн түли алмасагыз, рөхсәтегез булса, әлбәттә. 

Ә хәзер җавап өлешенә күчик. "Районда интернет эшли. Аварияләр юк. Район үзәгендә дә тоткарлыклар юк. Авылларда интернет  әйбәтрәк тә эшли әле ул. Бу очракта авыл да, район үзәге дә куүрсәтелмәгән. Ютуб каналы бәлки үзе начар эшлидер, алай да булырга мөмкин. Интернет сез теләгән тизлектә эшләмәсә гафу итәсез инде, бүгенге көндә эшләү рәвеше интернетта, бар да читтән торып интернет ярдәмендә  эшли. Акрынлыкка шул сәбәп. Әгәр бу җавап белән килешмәсәгез (8843) 2222222 номеры белән Казанга  шалтырата аласыз, - диделәр район электр хезмәте белгечләре.

Фотодагы икенче сорауга -  Рөхсәт кәгазегез булмаса кая барганлыкка Әтнәгә бөтенләй керергә ярамый. Рөхсәт кәгазе  кирәк. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев