Әтнә таңы

"Чулпан" лагере ачыламы ул быел?

"Чулпан" лагеренда узган ел безнең район балалары ял иткән иде. Мактап бетерә алмадылар. Быел безнекеләрнең дә барасы килә. Кайчан эшли башлый ул?

Менә шундый сорау белән берничә тапкыр күрше районнарда яшәүче укучыларыбыз элемтәгә чыкты.

      Үз районың турында мактау сүзләре ишетүдән дә күңеллесе бармы икән. Без дә шатландык. Тик күңелегезне төшерербез инде бу җавап белән.

Реклама

- Быел Каенсар урманында урнашкан, сез сораган  "Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагере, төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, балаларны кабул итә алмый...- диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов.

 Ял итәр өчен шартларны  тулаем булдыргач, алдагы елларда җибәрерсез балаларыгызны ял итәргә. 

Г.Корбанова фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: