Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Ни өчен черкиләр кайбер кешеләрне ешрак тешли?

Черки вакыты җитте, шуңа күрә бөҗәкләрне ничек биздерергә икәнен белү зыян итмәс.

Сизгәнегез бардыр: кайбер кешеләргә черкиләр башкаларга караганда ешрак утыра. Узган ел ахырында Current Biology журналында әлеге мәсьәләне өйрәнгәннәр.

Бинага алар ике төрле тукыма элгән: берсен кешеләр тоткан, икенчесе чит-ят исләрсез, чиста булган. Бүлмә эченә черкиләрне җибәргәннәр. Бөҗәкләр кеше исе аңкып торган тукымага ябырылган.

Экспериментны башкача да кабатлап караганнар: кеше исе килгән тукыманы селкетеп торганнар, ә чиста тукыма кисәге кымшанмый эленеп торган. Черкиләр хәрәкәтләнгән тукымага якын да килмәгән.

Тикшеренү нәтиҗәсе шундый: бөҗәкләр кеше исенә килә, әмма селкенгән объекттан куркалар.

Тикшеренү авторлары үзләренең ачышлары иҗтимагый сәламәтлек саклау өлкәсенә зур файда китерергә мөмкин, дип белдерә: бөҗәкләр бизгәк авыруын һәм башка инфекция белән авыручыларның чирләрен йоктыруга да сәбәп булып тора бит.

Иң кызыклы язмалар - Интертат Telegram-каналында
 

Чыганак:: https://intertat.tatar/news/questions_answers/26-03-2020/ni-chen-cherkil-r-kayber-keshel-rne-eshrak-teshli-5730757

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев