Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Минем полициядә эшлисем килә, нишләргә

Хөрмәтле редакция! Мин укуымны тәмамлагач, полициягә эшкә керү турында хыялланам. Анда кемнәрне алалар һәм ничә яшьтән? Полиция хезмәткәре булу өчен кайда белем алырга кирәк?

Редакциягә әнә шундый эчтәлектә хат килде. Аңа Әтнә Эчке эшләр бүлегенең шәхси сос­тав белән эшләү буенча җитәкче урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы, эчке эшләр өлкән лейтенанты Римма Нурмөхәммәтова җавап бирә.
– Эчке эшләр органнарына хезмәткә 18 яше тулган гражданнар алына. Ә менә Россия Эчке эшләр министрлыгының белем бирү учреждениеләренең көндезге уку бүлегенә 18 яше тулмаучылар да керә ала. Эчке эшләр бүлеге органнарында эшләү өчен 40 яшьтән өлкән булмау тиеш.
Ә менә көндезге бүлектә уку өчен 25 яшьтә булу кирәк. Эшкә алынучының җенесе, расасы,нинди  милләттән булуы,мөлкәте һәм вазыйфаи дәрәҗәсе, яшәү урыны, дингә мөнәсәбәте, җәмәгать оешмаларына катнашы булу-булмавы бу очракта әһәмиятле түгел. Кандидатлар Россия Федерациясе дәүләт телен белергә,  шәхси сыйфатлары һәм хезмәткә карашы, физик әзерлеге буенча Эчке эшләр органнарында  эшләү мөмкинлегенә ия булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев