Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Су коенганда коронавирус эләктерергә мөмкинме?

Эссе һава торганлыктан, Татарстан халкы дәррәү килеп су коена башлады. Диңгезләргә барып булмый, шуңа да һәр күл, һәр елгага ихтыяҗ бар хәзер.

Әлбәттә, аерым бер категория кешеләрдә коронавирус вакытында су коену куркыныч түгелме икән дигән сорау да туа. Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, су коенган вакытта коронавирус инфекциясен йоктырудан куркырга кирәкми. Янәсе, су кояш нурлары белән баетылганлыктан, вирус үлемгә дучар ителә икән.

Шул ук вакытта, Роспотребнадзор су коенган вакытта ротавирус, гепатит, дизентерия һәм башка начар авырулар эләктерергә мөмкин дип кисәтә. Әлбәттә, чиста сулыкларны сайларга, ОРВИ сиптомнары булган вакытта, тәндә яралар булган чакта коенмаска, авызга су эләктермәскә, күл яки елгадан чыккач, чайканып алырга, душ керергә киңәш итә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/su-koenganda-koronavirus-elktererg-mmkinme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев