Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Әтнәдә бирнә җыялармы?

Әтнәдә сабантуйга бирнә җыялармы быел?

Гармун тавышы ишетелсә, "Бирнә җыялар ахыры", дип көтәбез. Вакыты шундый бит. Чыгып карыйбыз, юк. Авыллардан бик матур итеп бирнә җыя башладылар, дисез.

- Олы Әтнә авылында, Олы Әтнә авыл җирлегенә кергән авылларда,  узган елгы кебек,  быел да сабантуйга бирнә җыелмый, шулай ук сабантуйлар да үткәрелми.  Олы Әтнә сабантуе Күәм авылы сабантуе белән берлектә Күәм авылында 9 июнь көнне була. Сәгать 10 да башлана. Махсус кунак - Марат Шайбаков килә, -  диделәр Олы Әтнә авыл җирлегендә. 

Бүләкләр әзерләп куйган идегезме? Үзегезгә кала инде, атап әзерләгән булсагыз, сабантуйда үз кулыгыз белән тапшырып була. 

Р.Галиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев