Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
спорт

12 декабрь - Россия Федерациясе конституциясе көне

Шул уңайдан «Ашыт» спорт залында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде.

12 декабрь көнне спорт мәктәптә футбол, волейбол бүлегендә укучылар өчен Россия тарихы белән кызыксынуны үстерү, горурлык һәм патриотизм хисе тәрбияләү, Россиянең дәүләт символларына, Конституциягә – илнең төп законына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Чарада катнашучылар РФ Конституциясенең кайчан һәм кем тарафыннан кабул ителүен белделәр, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Чара шуны искәртү белән тәмамланды: законны белмәү аны бозган өчен җаваплылыктан азат итми һәм Россиянең һәр гражданы үз иленең Төп Законын белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев