Әтнә хоккей лигасы нәтиҗәләре
Әтнә хоккей лигасының беренче әйләнеш уеннары дәвам итә.
Әлегә кайсыдыр бер команданы фаворит дип әйтергә тел әйләнми. Шул дәрәҗәдә чагыштырмача тигез уйныйлар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.
Бәрәскә - Мәңгәр 12: 5.
Күәм - Әтнә 7: 2.
Бәрәскә - Күәм 2: 1 (б).
Шашы - Бәрәскә 7: 0.
Әтнә - Иске Ашыт 2: 6.
Күәм - Иске Ашыт 3: 0.
Шашы - Мәңгәр 7: 0.
Әлегә беренче урында узган елгы чемпион — Күәм командасы бара. Әмма икенче урында баручы Шашы командасы әлегә югалтуларсыз — ике уенда да отуга иреште. Өченче урында Бәрәскә командасы. "Ут күрше"ләребез — Иске Ашыт командасы дүртенче урынга урнашты. 5­6 урыннарны Әтнә һәм Мәңгәр командалары бүлешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев