Әтнәдә - Кыш Бабай турниры
Менә 18 ел рәттән районыбызның «Таң» күмәк хуҗалыгы мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен татарча кйрәш буенча шул исемдәге турнир уздыра.
Ул елдан-ел киңрәк колач алып, инде күптәннән республикакүләм, хәтта Россиякүләм үтә башлады. Бу очракта турнирда катнашкан командаларны күз алдында тотам. Әйтик, Мари Эль, Чуваш Республикасы командалары биредә көтеп алган кунаклардан саналалар.
Районыбызның «Ашыт» спорт үзәгендә узган быелгысында алардан тыш, Татарстан башкаласыннан, төрле районнардан килүчеләр күп иде. Әйтик, Мари Эльдән Бәрәңге районы һәм Йошкар-Ола командалары, югарыда телгә алган Чуваш Республикасы, Арча, Питрәч, Биектау, Буа, Казанның «Ак барс» командасы, Лаеш, Саба, Яшел Үзән һәм Әтнәнең үз командасы бил алышты. Бәхәссез, көрәшчеләр күп булды. Бу аңлашыла да – чөнки татарча көрәш буенча елның соңгы турниры ул. Оештыручы һәм төп спонсор – «Таң» җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин да:
- Ноябрь аена кергәч үк, төрле җирдән шалтыратып: «Быел көрәш буламы ул?» дип сорый башладылар, – ди.
Татар көрәше башкарма директоры, Россиянең атказанган спорт остасы, якташыбыз Марсель Тагиров та булу турнир ямен тагын да нурландырды. Ә бәйгене районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов ачып җибәрде.
Бик күңелле бәйге булды ул. Бу хакта киңрәк язып үтәрбез әле. Әлегә турнир фотолары һәм рәсми нәтиҗәләр белән таныш булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев