Безнең район көрәшчеләре ярышта уңышлы чыгыш ясадылар
спорт

Безнең район көрәшчеләре ярышта уңышлы чыгыш ясадылар

Яңа Кенәр авылында 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк мәктәп укучылары арасында көрәш буенча Арча муниципаль районының районара шәхси-команда турниры узды.

Безнең район көрәшчеләре ярышта уңышлы чыгыш ясадылар һәм үз үлчәү категорияләрендә Мөхәммәтшин Ильяр Ирек улы 1 урынны, Газимов Ранис 2 урынны, Хәкимов Риназ һәм Шиһабетдинов Камил 3 урыннарны яулап кайттылар.
Команданы уңышлы чыгышы белән котлыйбыз һәм яңа спорт нәтиҗәләре телибез.
Тренерлары: Шарафиев Радик Ирек улы һәм Сафин Руслан Джамиль улы.


Нет комментариев