Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Эмиль Гарипов «Ак Барс»ка кайту өчен хезмәт хакының яртысыннан баш тартырга әзер

«Ак Барс» ның элеккеге капкачысы Эмиль Гарипов Казан клубына әйләнеп кайтырга тели.

Бүген ул Чиләбенең «Трактор» клубының баш тарткан уенчылар исемлегенә кертелгән.

Билгеле булганча, Гарипов «Ак Барс» ка әйләнеп кайтырга хыяллана һәм үз командасына кайту өчен «Трактор» командасындагы хезмәт хакының яртысыннан баш тартырга әзер. Бу хакта «ТИ-Спорт»хәбәр итә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, Эмиль Чиләбе клубында бер сезонга 25 млн сум акча эшләгән.

Искәртик, регламент буенча, теләсә кайсы лига клубы«Трактор» белән килешүнең гамәлдәге шартларында 48 сәгать эчендә капкачы белән контракт төзи ала.

Эмиль Гарипов «Ак Барс» белән 2018 елда Гагарин Кубогына ия булды. Зиннәтулла Билалетдинов командасында ул төп капкачы иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев