Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Киез итекле хоккей җиңүчеләре

Атнага 3 спорт бәйгесе үткәрүчеләр ничек өлгерәдер, алар артыннан язып җитешеп булмый.

Кичә Олы Әтнә хоккей мәйданчыгында киез итекле хоккей уйнаганнарын язган идем. Уеннар соң гына бетте.

5-8 сыйныф укучыларыннан торган 11 команда уеннарының җиңүчеләре билгеле:

1 урында - Олы Әтнә  урта мәктәбе командасы

2 урында - Күлле Киме төп мәктәбе командасы

3 урында - Комыргуҗа урта мәктәбе командасы.

Әлеге хоккей уеннарын  районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та: "Безнең район өчен бик зур яңалык инде бу", -  дип бәяләде.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, агачтан ясалган медальләр тапшырылды. 

Ирек Мөхәммәтшин фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев