Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

"Милләтләр кроссы"нда әтнәләр актив катнашты

Кросста әтнәләр бик теләп катнаштылар, аеруча Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары актив булдылар.

Җиңүчеләр арасында да техникум студентларының күп булуына гаҗәпләнерлек түгел.

Билгеле сәбәпләр аркасында, быел ике яшь төркемендә генә ярыштылар: 14 яшькә кадәрге малайлар-кызлар һәм 14 яшьтән өлкән ир-егетләр белән кызлар бергә йөгерделәр. Мондый хәл коронавируска гына бәйледер дип саныйк та тынычланыйк. Югыйсә, болай гадел түгел ул, диючеләр күп иде. Ә менә спортчылар чапканда юлларны һәрьяклап япсалар, яхшырак булыр иде. Ярый әле, спортчыларны күреп, машиналар үзләре кырыйга чыгып туктадылар. Ялгышам, машиналар үзләре түгел, йөртүчеләре гамьле булып чыктылар...

Ә бәйгегә килсәк, кояшлы көнне җыелган спортчылар шактый иде. Аеруча, югарыда әйткәнемчә, техникумнарга сокландым.  

Ә урыннар түбәндәгечә булды.

14 яшькә кадәр:

1.Заһидуллин Ильмир

2.Вәлиуллин Ислам

3.Разумников Максим

14 яшьтән өлкәнрәкләр:

1.Ганиев Салават

2.Данилов Максим

3.Иванов Дмитрий

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев