Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Нәрсә соң ул ГТО комплексы?

ГТО нормаларын тапшыру – физкультура һәм спортны пропагандалау ысулларының берсе.

“Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ил халкын физик тәрбияләүнең массакүләм спортны популярлаштыру, милләтне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.

ГТО нормативлары 2014 нче елдан бирле алына. ГТО комплексын гамәлгә ашыру кысаларында яшьләре буенча 11 төркемдә сынауларның төрле төрләре буенча нормативлар үтәү каралган. Нормативлар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым билгеләнә.

1 нче төркем: 6-8 яшьлекләр;

2 нче төркем: 9-10 яшьлекләр;

3 нче төркем: 11-12 яшьлекләр;

4 нче төркем: 13-15 яшьлекләр;

5 нче төркем: 16-17 яшьлекләр;

6 нчы төркем: 18-29 яшьлекләр;

7 нче төркем: 30-39 яшьлекләр;

8 нче төркем: 40-49 яшьлекләр;

9 нчы төркем: 50-59 яшьлекләр;

10 нчы төркем: 60-69 яшьлекләр;

11 нче төркем: 70 һәм аннан да олырак яшьтәгеләр;

Сынаулар мәҗбүри һәм сайлап алу төрләренә бүленә. Сынаулар көчне, тизлекне, сыгылмалылыкны һәм чыдамлыкны тикшерүгә юнәлдерелгән.

Тест үткәрүгә табиб рөхсәте һәм АИС ГТО идентификация номеры булган кешеләр кертелә. Уникаль ID-номер алу өчен https://www.gto.ru/ сайтында теркәлергә кирәк. Һәр яшь төркемендә спортның мәҗбүри төрләре һәм үз нормативлары бар. Аларны үтәп кенә ГТО билгесе алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев