Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Рецептлы дару алган өчен акчаны кире кайтарып була

1 гыйнвардан салым түләүче кеше елына 15 600 сумга кадәр бәядә кайтара ала.

Моның өчен аласы даруның табиб язган рецепты булырга тиеш. Табиб рецептның берсен сезнең өчен, икенчесен салым инспекциясе өчен язачак.  Берне генә бирсәләр, икенчесен сорап алырга кирәк булачак.

Сатып алганнан соңгы чекны да саклау мөһим.  Чөнки  табиб язган рецепт белән  сатып алган чекны салым инспекциясенә илтәсегез була. Гаиләдә ике кеше эшләсә, дару өчен  31 200 сумга кадәр акчаны кире кайтарыла.

Рецептларны һәм чекларны ел дәвамында җыеп барырга кирәк булачак. 2020 елда алган дарулар өчен салым икенче елда кире кайтарылачак.  

 Ел буе тотылган чыгымнан 13 процентын кайтарып бирәчәкләр, – ди  Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче инспекциясе бүлек җитәкчес Мөнир Шәйдулин. – Максималь сумма күләме  120 мең сумнан артмый. Әлеге яңалык эшләүче һәм ай саен салым түләүче кешеләргә генә кагыла. Эшләүче пенсионер да шул категориягә керә. Эшләмәгән кешенең салым базасы булмый, димәк, кайтарып бирергә җыелган акчасы юк. Рецептларны салым оешмаларына тапшырганда эш урыныннан 2НДФЛ белешмәсе алырга кирәк булачак. Анда хезмәткәр өчен күчерелгән салымнар күрсәтелә. Акчаны кире кайтарганда кешенең ай саен күпме салым түләвенә дә карый. Өч мең сум гына салым күчерелгән икән, шул сумма гына кире кайта.

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/01/daru-%D3%A9chen-salymny-kire-kajtaryp-bula/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев