Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Әбиләр чуагын кайчан көтәргә?

Бик сирәк кенә сентябрь коры һәм кояшлы була. Күпчелек кеше, ай башында бәрәңге, кишер, чөгендерен алып өлгерми. Андыйлар бакча эшләрен тәмамлар өчен әбиләр чуагын көтә. Быел әбиләр чуагы кайчан килер соң?

Сентябрь шактый җылы булыр дип көтелә. Ай башында һава температурасы көндез уртача 20-21 дәрәҗә булачак.

Сентябрь уртасында тоташтан атна буе яңгыр явачак. Ай азакларында, 25 сентябрьдән алып бер атна  чамасы кояшлы җылы көннәр — әбиләр чуагы булыр дип көтелә.

Кызыклы факт:

Көзнең бу бу җылы вакыты бик күп халыкларда охшаш исем белән йөри. Мәсәлән алманнар «Altweibersommer» сүзен куллана, әбиләр җәе дип тәрҗемә ителә. Славян халыкларының күбесендә әбиләр чуагын —  «бабье лето». Кайбер чыганакларга караганда, бу — хатын кызның кәефе — көзге һава торышы кебек үзгәрүчән булуга бәйле.

http://idel-tat.ru

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев