Әйдәгез бергәләп якташыбыз, бөек шагыйребез Сибгат Хәким өчен тавыш бирик әле! ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү бара. "Үз якташың өчен тавыш бир! - дип атала ул.
Тавыш бирү өчен http://100.tatarstan.ru/ га http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushch.. сайтына керергә кирәк.
Сибгат абый - татар халкының бөек шагыйре, үткен телле публицисты, тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе. Менә шушы Татарстан Республикасының мари белән чиктәш Күлле Киме авылында дөньяга килеп, 7 класс белем ала. Һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылыннан аерылмады. Кимене бик яратты.
"Авылда чәчәкләрнең дә теле бар", - дип язды шагыйрь. Безнең гаиләнең дусты иде, гел аралашып тордык. Шагыйрьгә 70 яшь тулган көннәрдә, районыбызның Күлле Киме мәктәбендә 1981 елның 26 нчы гыйнварында ачылды музей...- дип сөйли музей директоры Луиза апа Шәмсиева.
Үрләрне менгәч, туган ягым,
Рәшәң белән битем юдың син;
Һәрвакытта бергә уртаклаштың,
Уртаклаштың барын-югын син.
Үрләреңне менгәч, туган ягым,
Җилфердәде яшел күлмәгем...
Ни өчендер башка төштә түгел,
Үрләреңдә яшем түгәмен...
#НашЗемля100ТАССР
#БезнеңЯкташ100ТАССР
Нет комментариев