Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Комыргуҗа мәктәбендә - Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе

Бүген Комыргуҗа мәктәбендә Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Әлеге чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Халыкара туган тел көненә багышланды. 

Иртәнге якта килгән кунакларны теркәгәннән соң, алар мәктәптәге  Ш.Мәрҗанинең музее белән таныштылар. 

Конференция үз эшен секцияләрдә алып барды: 

1 секция: Ш.Мәрҗани эшчәнлеге һәм иҗади мирасы

2 - 3 секция :  Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена багышланган тарих юнәлеше. 

4 секция:  ТАССРның  100 еллык юбилеена багышланган тарих юнәлеше

5 секция: Татар теле һәм әдәбияты юнәлеше

6 секция : Укытучылар секциясе 

Секцияләрнең җитәкчеләре  фән эшлеклеләре, галимнәр укучыларның чыгышларын игътибар белән тыңлап, бу эшләргә үз бәяләрен бирделәр. 

Мәсәлән, беренче секция " Мәрҗани безнең таңыбызның  Чулпаныдыр" (Г.Ибраһимов)   дип исемләнгән иде. 

Бу секциядә ун укучы чыгыш ясады. Аларның күбесе Әтнә, Арча районнары укучылары, Казаннан килгән укучылр да бар иде.  Соңыннан бу укучыларның эшләре тиешенчә бәяләнеп, бүләкләр тапшырылды. 

Язманың тулысын газетабызның киләсе саныннан укырсыз. Конференция эшендә журналистыбыз Фәридә Филатова катнашты.

Ф.Филатова фотолары

Менә шушуы секция эшләренә йомгак ясап, пленар утҗырыш уздырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев