Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Терроризмга каршы

Әтнә районы хакимияте каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы ко­миссиянең чираттагы утырышы узды

Сәбәбе – якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле.

Бүгенге көндә яңа ел каникулларын, бәйрәмнәрен тыныч, хәвеф-хәтәрсез үткәрү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чираттагы комиссия утырышында да әлеге фикерләр һәр чыгыш ясаучы тарафыннан кабат-кабат әйтелде.
Чыннан да, халык күп булган җирдә куркынычсызлык мәсьәләсенә аеруча нык игътибар итү сорала. Бу уңайдан полиция бүлеге җитәкчесе, яшьләр эше, спорт һәм туризм, мәдәният, мәгариф бүлекләре белгечләре, районның имам-мөхтәсибе чыгышлары тыңланды. Чыгышлар барышында башкарылган, күз уңында булган мәсьәләләр телгә алынды. 
Һәркайсыбыз аңларга тиеш, куркынычсызлык – җаваплы хезмәтләрнең генә түгел, бөтен халыкның уртак бурычы. Бу уңайдан бәйрәм салюты атарга теләүчеләргә дә махсус билгеләнгән урынга барырга кирәклекне ассызыклау урынлы булыр. 
Яңа ел бәйрәме чорындагы куркынычсызлык – районда террорчылыкка каршы тору буенча комплекслы чараларның берсе. Аңа җаваплы карашта булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев