Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тимер үзәклеләр

“Хөкүмәт безне онытмый”

Иске Мәңгәр авылында яшәүче Найлә әби Нигъмәтҗанова бүгенге көненә канәгатьләнү хисләре белән әнә шулай ди.

Моннан 90 ел элек Мөндеш авылында туып үскән ул. Дүрт бала үсәләр алар. Әниләре авыру сәбәпле, кечкенәдән тормыш арбасына ныклап җигелергә туры килә аңа. Шуңа да 4 сыйныфны да укып бетерү насыйп булмый.
Колхозда нинди генә эш башкарырга туры килми яшь кызга. Бозау, дуңгызын да карый, җигеп биргән үгез белән район үзәгенә сөтен дә илтә. Йөрәгенә иң тигәне – куяннар карау була. “И, җаным, үләрләр иде, нишләтергә белмим, аптырагач, яннарына утырып елый торган идем”, – дип искә ала ул. Заманы да нинди була бит әле, һәр адымың өчен җавап бирә торган.
Мөндештә эшләгәндә тырышлыгын күреп, кызга күлмәклеккә дүрт метр штапель бирдертә колхоз рәисе. “Искра”ның данлыклы рәисе Фәйзи Галиев үзе була ул. Шул тукымадан күлмәк тектереп киеп, Казанга, Кәрим Тинчуринның танылган “Зәң­гәр шәл”ен карарга барганы да һаман исендә. Монысы да тырышлыклары өчен бер төркем колхозчыларга хуҗалык бүләге була.
Тормышка утыз яшенә җи­теп чыга Найлә әби. Иске Мәң­гәрнең Нигъмәтҗановлар гаи­ләсенә килен булып төшә ул. Хәмит абый белән өч бала – ике егет, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Өчесе дә бик акыл­лылар, тәртиплеләр. Төп­чек­ләре Хәлил гаиләсе белән Казан шә­һәренең Кадыш бистәсендә гомер кичерә. Халидәләре – Олы Мәңгәрдә. Иң өлкән улы – Әфган сугышы ветераны Габ­делбәр һәм аның тормыш иптәше Нурия хөрмәтендә Найлә әби бүгенге көндә. Өч бала­сына – биш онык, биш оныкчык өчен яраткан дәү әби дә әле ул. “Аллага шөкер, тормышларым бик яхшы. Дарулар алып кайтып торалар. Киленем дә, улым да бик әйбәтләр. Оныгым – улымның кызы атна саен мунча кертә, яшь бала юган кебек юып чыга. Аңа да бик рәхмәтлемен. Сәламәтлектән генә аермасын”, – ди ул. Шулай булсын да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев