Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Альбина Фазлыевача кәбестә тозлау рецепты

Бу ысул белән тозлаганыгыз бармы?

Кирәк була:⠀

2 кг кәбестә
2-3 кишер
3-4 тырнак сарымсак
Укроп орлыгы

Рассолга:

1 л суга
3 аш кашыгы тоз
3-4 аш кашыгы шикәр комы
0.5 ст. 9 % уксус⠀

Безнең зур гаилә булгач, гадәттә мин 6 кг кәбестәдән эшлим. Кәбестәне кухонный комбайнда ваклатам (кем тели башкача турый ала), ярымбоҗралап кишер һәм вак итеп сарымсак турыйм, укроп орлыгы сибеп барысын болгатам да, өстенә кайнар рассолны агызам.

Суынгач суыткычка тыгып куям! Икенче көнгә ашарга да була. Гадәттә 2-3 ай салкында саклана (озаграк тотып караган юк канишны))) ) Табынга куйганда суыннан сыгып, көнбагыш мае белән болгатып куярга кирәк. Бер аш тәлинкә кәбестәгә якынча 2-3 аш кашыгы сыек май. Безгә натураль исле көнбагыш мае белән аеруча тәмле тоела! Тозлап ашап карагыз! Җайлы һәм бик тәмле килеп чыга.⠀

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев