Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Бәйрәм шашлыксыз булмый

Сабантуй бәйрәмен шашлыктан башка күз алдына китерүе кыен. Ә шашлык тәмле булуның беренче шарты – яхшы маринад. Бу уңайдан “Әтнә таңы” укучыларыбызга бик җайлы һәм тиз эшләнә торган берничә рецепт тәкъдим итә.

Беренче ысул

Кирәк: Ит – 1 килограмм;

Соя соусы – 5 аш кашыгы;

Вак итеп туралган башлы суган – 4 данә;

Вак итеп туралган сарымсак – 3 тырнак;

Лимон суы – 5-6 аш кашыгы;

Горчица – 1 аш кашыгы;

Шашлык өчен тәмләткеч (приправа) – ярты чәй кашыгы;

Шикәр комы – 2 аш кашыгы;

Кара борыч – ярты чәй кашыгы.

Икенче ысул

Кирәк: Сарык ите – 1,5 килограмм;

Башлы суган – 1 данә;

Сарымсак – 3-4 тырнак;

Кинза – бер уч;

Кипкән фенхель орлыгы – ярты чәй кашыгы;

Тмин яки зира – 1,5 чәй кашыгы;

Кызыл төелгән борыч – 2 аш кашыгы;

Уксус – 4 аш кашыгы;

Тоз – тәменчә.

Әзерләү: Суганны боҗралап, кинзаны вак итеп турагыз, ә сарымсакны сытыгыз. Итне зур итмәгез – 3х3 сантиметрдан зур булмасын.

Зур эмаль савытта барысын бергә салып яхшылап болгатыгыз. Өстенә ябып, суыткычта 10-15 сәгать тотыгыз. Итне шампурга тыгыз итеп тезегез, югыйсә ит кибәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев