Әтнә таңы

Гөлгенә Сабитовадан печенье рецепты

Безгә кирәк була

1) 100гр сыер мае,
2) 150гр песок,
3) 1 йомырка,
4) 80 мл сөт,
5) 350- 400 гр чамасы он,
6) 1 п разрыхлитель,
7) бизәү өчен чикләвек һәм сах.пудра.

Реклама

Эшләү тәртибе:
Сыер маен песок белән болгатырга. Йомырка һәм сөт салып тагын әйбәтләп болгатырга. Разрыхлитель кушылган он салып камыр ясарга. Камырны җәеп үзегезгә теләгән формалар кисеп, табага тезергә. 1 йомырка сарысына бераз сөт салып болгатып , өстен шуның белән майлап чикләвек тездек. 20 минут чамасы духовкада пешерергә. Пешеп чыккач өстенә сах.пудра сибеп җибәрдек.
Тәмле һәм җиңел генә печеньелар әзер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: