Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Кызыл карлыган белән кура җиләгеннән желе ясау рецепты

Желе өчен 500 г кызыл карлыган, 500 г кура җиләге, 400 г шикәр комы кирәк була.

Кызыл карлыганны изеп, иләк яки марля аша согын сыгарга. Аңа шикәр комының яртысын салып кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә. Аннары кура җиләгенең өчтән ике өлешен шулай ук изеп, согын чыгарырга. Карлыган согы өстенә салып, кайнатып чыгарганнан соң, 2–3 минут утта тотарга. Аңа калган кура җиләген өстәп, тагын кайнатып чыгарырга, сүндергәч, калган шикәр комын салып болгатырга.

Күбеген җыярга онытмагыз. Аннары, кайнар килеш, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга. Салкын урында сакларга.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев