Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

"Лагман" рецепты

Гөлгенә Сабитовадан "Лагман" рецепты

Кирәк була:

1) ит,
2) суган,
3) кишер,
4) болгар борычы,
5) помидор (булганда салам, булмаганда юк),
6) яратсагыз яшел фасоль салсагыз була, без яратып бетермибез, шуңа салмыйм.
7) бәрәңге,
8) токмач,
9) том.паста,
10) тоз, борыч, сарымсак һәм тәмләткечләр,
11) сыек май.

Итне шакмаклап турап, юып , майсыз(!) казанга салып , суы кибеп беткәнче кыздырырга. Суы беткәч кенә май салып кыздырырга. Һәм берәмләп яшелчәләрне турый барам, ит янына сала барам. Суган, сарымсак, кишер, болгар борычы, булганда помидор салам, 1 а.к. том. паста, салып барысы бергә шунда кызалар . Өстенә кайнар су , тоз, тәмләткечләр салып , капкачын каплап пешерәм.
Бәрәңгене әрчеп, шакмаклап турап, ит пешеп җиткәндәрәк ит янына салып пешерергә. Аерым кәстрүлдә тозлы суда токмач пешерергә. (Токмачны "5"-ка кибетеннән алабыз, фотосын куйдым). Пешеп җитәр җитмәс токмачны суыннан алып дуршлагка салып, салкын су белән юып, саркытырга. Итле, бәрәңгеле шулпа пешеп җитәр алдыннан , 5-10 минут кала ваклап туралган сарымсак ( шулпага бик тәмле тәм бирә) , лавр яфрагы һәм тәмләткечләр салам. Иң ахырдан гына итле, бәрәңгеле шулпага әзер токмачны салып, кайнатып чыгарамда сүндереп куям. Өстенә укроп сибәм. Шуның белән тәмле лагман әзер дә була. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев