Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Татлы борычтан әзерләнгән ризык рецептлары

Татлы борыч белән гади иртәнге аш әзерләргә тәкъдим итәм. !

Борычны боҗралап кисәргә, аның эченә йомырка сытарга, тоз һәм яшеллек сибәргә. Йомырка тәбәсе әзер

Тутырылган татлы борыч – күпләр яратып ашый торган шактый популяр ризыкларның берсе. Аны әзерләү тәртибен аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова тәкъдим итә.

Ингредиентлар: татлы борыч, 600-700 грамм фарш, 1,5 стакан дөге, 2-3 суган, 4-5 помидор, томат согы, кайнаган су, борыч, тоз, яшеллек (укроп, петрушка).

Борычларны юарга, орлыкларын алырга. Эчлек әзерләү өчен ингредиентларны барысын бергә болгатырга һәм борыч эченә тутырырга, кәстрүльгә тезәргә. Борычларны капларлык итеп, су кушылган томат согы салырга.

Табынга каймак яки майонез белән бирергә мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев