Тиз өлгерә торган балык шулпасы
Тәмле булсын

Тиз өлгерә торган балык шулпасы

Язгы салкын су балыгы иң тәмлесе. Әмма бу шулпаны төрле балыктан әзерләргә була.

Чистартып салкын су белән юылган елга яисә диңгез балыгын 5 см киңлектә аркылыга турыйлар да кайнап торган суга салалар, тоз, борыч, туралган башлы суган өстиләр һәм кайнатып чыгаралар.

Пешеп җиткәндә, туглап йомырка һәм дәфнә яфрагы салалар.

Ашның суганы пешер-пешмәс булырга тиеш.

Шәһри Чаллы


Нет комментариев