Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Үзенчәлекле медовик рецепты (фото)

Тәмле булсын!

Савытка 2 аш калагы сөт, 1 йомырка, 1 стакан песок, 2 аш кашыгы бал, 50 гр акмай салып, сүрән утта, болгата-болгата, акмай эреп беткәнче җылыттым да, 1 чәй калагы чәй содасы салып, шул күпереп чыккач уттан алдым.

Шушы массага иләнгән он салып болгаттым, камыр кулга ябышмаслык булганчы (башта кашык белән, чөнки масса әле кайнар була, аннары, куергач, кул белән). Кул белән басканда сизелә инде ул, онны күпме саласын, артык каты булырлык булмасын. Камырны өч кисәккә бүлгән идем, җәйгәннән соң форма белән кисәргә уйладым да, артып калган кисемнәрдән тагын бер җәем чыкты.

Җәемнәрне чәнечке белән тишкәләп, кызган духовкада кызарганчы пешердем, чама белән 5-6 минут булгандыр. Алуга тагын бер кат тишкәләп чыктым, бусы крем әйбәтрәк сеңсен өчен.

Бу юлы кремны да үзгәрәк итеп ясадым. 100 гр чамасы йомшаграк акмайны 2 аш калагы песок белән яхшылап издем, аннары шуңа ярты банкадан чүт кенә күбрәк сгущенка салып тугладым һәм чама белән 300-400  гр куе сметана салып болгаттым.

Эчлеген сюрприз белән ясарга уйладым. Ике уч карлыганга (минеке катырылган иде) бер аш калагы песок салып әзрәк пешереп алдым, шуны блендер белән издем, шуңа, бераз крахмал салып болгатып, яңадан утта куерганчы тоттым.

Коржларны җыйганда, ике катламына шул карлыган кайнатмасын сөрттем, крем+кайнатма.

Искиткеч тәмле булды! Бер уйласаң, шул ук медовик бит инде. Ә юк, крем ничек үзгәртә тәмен. Баллы, шул ук вакытта карлыганның әчкелтемлеге дә кушыла да  бер төрле тәм бирә.

Резида Файзуллина

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев