Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Аллаһка шөкер, быелгы сынауны да үттек

2022 елның II яртыеллыгына газета-журналларга язылу чоры тәмамлангач, алга куйган бурычны үтәп чыккач, без әнә шулай дип куйдык.

Сер түгел, елның елында газетага язылу кампаниясе авыр бара. Бигрәк тә җәйге чорда. Соңгы елда интернет аша уку мөмкинлеге булу да, бездә генә түгел, гомумән, газета укучыларның кимүенә китерде. Язылу чоры башлануга: “Мин газета укымыйм, интернеттан укыйм”, диючеләр дә күбәя. Газета укучы кеше интернетка керми, гел интернетта утыручы газета укымыйдыр инде. Ни кызганыч, укырга теләге булмаган кешегә, алтын таулар вәгъдә итсәң дә, файдасыз инде ул.

 “Әтнә таңы”на язылуга килгән дә, узган ел белән чагыштырсак, бары тик 40 газета укучыбызны югалттык.

Хәер, аны югалту диясебез килми. Җәйге чорда газета укырга вакыт калмауны сәбәп итеп калучылар башка айлардан безгә кушылырлар, дип уйлыйбыз. Газета укучы димәктән, икенче яртыеллыктан башлап, “Әтнә таңы” газетасын күрше Мари Иле республикасының ТатЧодраял авылында яшәүче якташыбыз да укый башлаячак. “Әтнә таңы” газетасын аңа кызы алып кайтып бирә торган булачак. “Чыгышы белән Әтнә районыннан минем әни. Башка газеталар да алдыра. Тик “Әтнә таңы” газетасын исе китеп укый. Газета булса, миңа берни дә кирәкми, дип әйтә”, – дигән иде ул. Тормышта да шулай бит ул. Ерактагы кояш яктырак кебек, якындагысының кадере юк. Газета белән дә шулайрак инде ул. Шунысы да бар, башка җирләрдә яшәүче якташларыбыз күпме генә сорасалар да, “Әтнә таңы” газетасына башка районнарда (Арчадан кала), шулай ук республикада алдыру мөмкинлеге юк.

Кабат язылу чорына әйләнеп кайтасы килә. 1 апрельдән матбугатка язылу кампаниясе башлану белән безгә ярдәмгә килгән, булышкан, безнең белән бергә калган һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Оешма җитәкчеләренә, почтальоннарга, хәбәрчеләребезгә, Ленин исемендәге күмәк хуҗалык җи тәкчесе Илгиз абый Хәйруллинга, “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгать Мостафинга. Ә иң олы ихтирамыбыз, рәхмәтебез, әлбәттә инде, безнең белән бергә булган, “Әтнә таңы” газетасының тугры дуслары – газета укучыларыбыз сезгә. Газета укучыбыз Зөлфия Сабирҗанованың: “Әтнә таңы”н бик яратып укыйм. Тотып укырга яратам. Газетны укыйсы килеп укыйм. Сагынып, көтеп алам. Кай берәүләр: “Әнә телефоннан гына укы”, – диләр. Мин аларга: “Юк телефон газетаны алыштырмый” димен”, – дигән сүз ләре йөрәккә май булып сарылды.

Җәйге мәшәкатьләр, бакча эш ләре белән мәш килеп, “Әтнә таңы” газетасына язылырга өлгерми калсагыз, июль, август һәм башка айларда да язылырга була.

 Ә 2022 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында, вәгъдә иткәнчә бүләкләр уйнатыла. 11 июль көнне 14.30да Вконтакте челтәрендә туры эфирда үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев