Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Алтыдан бер өлеше – “Таң” хуҗалыгыныкы

Күмәк хуҗалыкта сөт күләмен арттырганнан арттыралар – бу терлекчеләрнең, җитәкчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе

Агымдагы елның 22 декабрь көненә “Таң” күмәк хуҗалыгының көнлек тулай савымы 52005 килограмм булды.

Былтыргыдан 4055 килограммга артык бу. Бу көнне зачет исәбеннән саткан сөт күләме тагын да күбрәк – 52420 килограмм булды. Анысы да узган елгыдан 3460 килограммга артык. Ә инде аның алдагы көнгә карата да “+” тамгасы астында баруы аеруча сөендерә.

“Таң” җитештергән сөт өлеше райондагының алтыдан берен тәшкил итә, хәтта артыграк та. Күмәк хуҗалык зоотехнигы Реваль Гәрәев белән әнә шул хакта сөйләштек. Уңышка ирешүнең сере белән таныштыруны сорагач:

– Әлбәттә, режим нигезендә ашату, тиешле өстәмәләр бирү, азыкның югары сыйфатлы булуы кирәк. Ә тәрбия мәсьәләсендә, беренче чиратта ныклы дисциплина, тәртип булырга тиеш, – дип саный ул.

Әйтүенчә, сөт күләме арту сәбәбе бик күп компонентларга бәйле.

“Таң”ның савым сыерлары Кышлау фермасында тупланган. Биредә план буенча 1540 баш савым сыеры бар. Аларны 18 савымчы сава, тәрбияли.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев