Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...”

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, хәрби хезмәт ветераннары һәм мәчет имамы белән очрашу бик кызыклы, иң мөһиме файдалы булды дияргә нигез бар. Алмаз Борһанов сүзләренә караганда, максаты да “Лаеш шулпасы”н авыз итәргә баручы егетләрдә патриотлык хисе, яхшы хезмәт итүгә омтылыш тудыру иде.

 Барысы 15 армия хезмәтенә чакырылган егет – “призывник” килгән.

Араларында, алдан хәбәр иткән идек инде, хәрби комиссарның улы да бар. Ул да башкалар белән беррәттән, бернинди “блат”сыз дип әйтергә кирәк, армия хезмәтенә юл тота. Ә очрашу герой-якташыбыз музее белән танышудан башланды. Һәрхәлдә, татарлар арасында иң дәрәҗәле генераллейтенантның хәрби формасын, орден-медальләрен, сугыш чоры экспонатларын күреп нәтиҗә ясау “призывник”ларда горурлык хисе тудырмый калмагандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев