Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Авылда бизнес идеясен ничек табарга?

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында бер төркем яшьләр әнә шул сорауга җавап эзләделәр.

Өч көн дәвамында Әтнә һәм Балтач яшьләренең берләштерелгән форумы узды.

“Форумның исеменнән үк күренгәнчә, биредә авыл яшьләре проблемасы һәм конкрет мисаллар нигезендә аларны уңай хәл итү юллары күрсәтелә”, - диде Татарстанның Яшьләр эше министрының беренче урынбасары Ринат Садыков. Бу уңайдан яшьләр әзерләгән проект эшләрен бәян итү урынлы булыр. Анысына оештыручыларның да ярдәм кулы сузуын ассызыклыйк. Биредә тәкъдим ителгән 4 проект эше дә, әйтик, кемнәр өчен һәм нинди проблеманы хәл итә, нинди товар җитештерергә яки хезмәт күрсәтергә җыенасыз, аның төгәл этаплары һәм яшьләр сезне яклармы ише махсус сораулар нигезендә төзелгән иде. Сорауның соңгы өлешен: “Дәүләт ярдәме дә булырмы?” дип тулыландырырга мөмкин. “Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк җәмәгать оешмасы җитәкчесе Диләрә Шувалова дәүләтнең авыл яшьләренә булган ярдәм чаралары турында сөйләде.

Икенче көнне форум үз эшен Балтачта дәвам итте. Биредә яшьләр Смаил авылында шәхси эшмәкәр хуҗалыгында булып, районның яшь эшмәкәрләр советы җитәкчесе Рафил Шафигуллин белән әңгәмә уздырдылар. Исеменнән үк күренгәнчә, “Диалог на равных” булды ул.

Форумның өченче көне кабат безнең Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында үтте. Монысын аерым билгеләргә дә мөмкин.

 Яшьләр бизнесны планлаштыру серләренә өйрәнеп, аерым төркемнәр бизнес-проект якладылар.

Министр урынбасары һәм рәсми затлар аларны игътибар белән тыңлап, һәрберсенә үз киңәшләрен бирделәр. Әйтергә кирәк, проектлар арасында хәйран ук алгарыш идеяләре белән сугарылганнары да бар иде. Бу очракта: “Бу проектларны төзегән һәм яклаган яшьләргә – респект!” дияргә кирәк.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев