Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Азат Гарипов: “Гаилә халәте кылыч кебек нык булса гына, уңышка ирешеп була”

«Татарстан Республикасының атказанган табибы», гомерен халык сәламәтлегенә багышлаган шәхес олуг юбилеен билгеләп үтә

Бала вакытта кайсыбыз гына табиб булам, дип хыялланмады икән. Ә самими хыялларда, син иңнәреңә ак халат салгансың һәм кешеләрне терелтеп йөрисең. И, хыялый балачак.

Тик табиб булу ул әле халат итәген җилфердәтеп йөрү генә түгел. Үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, һөнәренең бөтен мөһимлеген һәм җитдилеген аңлаган, авырлыклардан курыкмаган һәм бөтен гомерен кешеләргә багышларга уйлаганнар гына табиб була ала торгандыр, мөгаен.

Минем язмам герое да шушы сыйфатларга ия булган шәхес.

 Үткен, сынаулы караш, мәһабәт, төз гәүдә, ышанычлы адымнар, чал кунган ак чәч, аек акыл, үтемле тавыш...

Ә өстендә һаман да ак халат. Һәм шул киемгә тәңгәл яшәеш. Сайлаган һөнәргә 45 елдан артык тугры хезмәт. Шуның 15 елдан артыгы – хирург, 30 елга якыны баш табиб хезмәте. Азат Харис улы Гариповның исеме районда гына түгел, тирәюньдә һәм республикада да яхшы таныш.

Язмышны хәл иткән – әни күз яшьләре

Чыгышы белән Олы Әтнә авы - лыннан ул. Биредә дөньяга аваз сала. Аннары Гариповлар гаиләсе Кенәр авылына торырга китәләр. Әнисе Зәкия Әтнә кызы, әтисе – Кенәрнеке. Тик тәкъдиргә язылганны үзгәртеп булмый. Азатка дүрт яшь булганда әнисе, аның ике апасы, һәм әбисе кире Әтнәгә кайталар. Ә әти кеше Кенәрдә кала. Шулай булса да, әти-әни берберсе белән яхшы мөнәсәбәттә калалар. Әти кеше белән гомер буе элемтә өзелми. Яңа гаилә корса да, улының тормышына битараф булмый. Гаилә корган хатыннары да (Харис абый яңадан ике хатынга өйләнә) әтибелән улның араларын суытмыйлар, бутамыйлар. Шулай итеп, Азатның тормышы хатынкызлар арасында уза.

– Гомер буе хатын-кызлар кочагында яшәдем мин. Ир заты юк иде. Бары тик 1955 елдан соң әнинең абыйсы булды. Ул сугыштан бик фаҗигале язмыш белән кайтты. Абый сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Анда ул пленга эләгә. Немецларның вәхшилекләре турында күп сөйләми иде. Иртә белән без тора алмый идек, чөнки киемнәребез идәнгә бозланып катып кала иде, дип сөйләгәне истә. Концлагерьда булган язмышы бик төгәл билгеле түгел. Аны монда кайтып: сатлыкҗан, полицай булган, дип сөйләделәр. Үзе кайткач, ул хакта берни сөйләмәде. Аннары артыннан йөри башлагач, шундый мәгълүмат килеп чыкты. Хәтта фотолары да бар...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев