Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Бернинди тоткарлыклар, кыенлыклар юк

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Рес публика балалар клиник хастаханәсенең” баш табибы Айрат Зыятдинов эш визиты белән Әтнәгә килде.

Айрат Илгизәр улы иң элек шәхси сораулары белән халыкны «Бердәм Россия»нең территориаль бүлегендә кабул итте.

Кабул итүгә килгән бер әни кеше балигъ булгач, шикәр диабеты белән авырган улының инвалидлыгы бетмәсме, дип борчылуын белдерде. Депутат әлеге сорауны үз контроленә алачагына һәм уңай якка хәл итәчәген әйтте.

– Инсулин белән бәйле сораулар социаль мәсьәләләрнең берсе, – диде ул.

Очрашуга килгән кайбер әниләрне мәктәп һәм балалар бакчасына бара торган олы юлда тротуар һәм дә ут булмау борчый. Айрат Илгизәр улы әлеге мәсьәләләрне өйрәнергә, аңларга һәм хәл итү юлларын караячагын әйтте.

 Һәркайсыбыз яхшы белгән “Рес­публика бала­лар клиник хастаханәсе” республикабызда гына түгел, Россиядә иң көчле, алга кит­кән медицина оешмаларының берсе.

Бала үстергән кайсы әти-әни әлеге больница бусагасын атлап кермичә калды икән. Шунысы шатландыра, соңгы елларда биредә табиблар янына керү күпкә җайлашты. Алдан языласың да, вакытында күренеп тә чыга аласың. Медицина җиһазлары да яңа һәм дә заманча. Тик кертелгән санк­цияләр медицина җи­һазларының эшләвенә кыенлыклар тудырмасмы? Дәвалау препаратлары буенча да кыенлыклар барлыкка килмәсме? Үзем дә әни кеше буларак баш табиб Айрат Зыятдиновка шушы сорауларны бирми кала алмадым.

– 2021 елда ““Республика балалар клиник хастаханәсе” базасында Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге ачылды. Үзәк 100 ятакка исәпләнгән. Иң заманча җиһазлар белән тулыландырылган. Һәм бу безнең балаларыбызга югары медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге Бернинди тоткарлыклар, кыенлыклар юк бирә. Ә монысы иң мөһиме. Ә сез әйткән санкцияләргә килсәк, хәзерге вәзгыять җиһазларны комплектлау, аларның эшчәнлегенә бернинди дә йогынты ясамый. Гомумән, “Республика балалар клиник хастаханәсе” генә түгел, Татарстан Республикасындагы барлык медицина учреждениеләре тулысынча җиһазландырылалар, барлык уйланылган чаралар вакытында эшләнелә. Бер генә минутка да графиктан читләшми. Дарулар белән тәэмин итүгә килгәндә, республика буенча барлык кирәкле препаратлар да бар. Бу яктан бернинди проблема да юк. Бүгенге көндә медицина өлкәсенә кагылышлы барлык программалар да үз көченә эшләп килә.

– Бөтен дөньяны куркыткан таҗвирусы кызганычка каршы, балалар арасында да күзәтелде. Аларны дәвалауда кыенлыклар булмадымы?

– Барлык балаларны дәваладык. Алар арасында бернинди катлауланулар да, үлемкитемнәр дә булмады. Тик шулай да иркенәергә ярамый. Үзеңне, якыннарыңны сакларга кирәк.

 Халык сорауларын тыңла­ганнан соң, Айрат Зыятдинов район үзәк больницасында булды. Биредәге эш барышы белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев