Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Без күргәнне беркем күрмәсен

Бәхтияр авылында Илдар һәм Сәвия Сафиуллиннар тәрбиясендә гомер ки­черүче Флера Нигъмәтҗан кызына Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә 95 яшь тулды.

Моннан нәкъ шул кадәр вакыт элек, ерак 1930 елның матур май аенда Арча районы Яңа Тормыш дигән бик өметле  исемле авылда дөньяга килә ул. Тормышлар гади крестьян өчен бераз гына җайлангандай булган, ә иң мөһиме илебез сугышлардан тынып торган чор була ул. Әмма балачакның иң матур, иң гамьсез чагында сугыш афәтен үзләренең нәзберек иңнәрендә күтәрергә мәҗбүр булган чордашлары-балачакташлары белән бергә аңа да авырлыкларны күп күрергә туры килә. 11 яшьтән мәктәптә укуны читкә куеп, колхоз эшенә булыша башлый үсмер кыз. 1943 елда гаилә башлыгы – әтиләрен сугышка алалар. Биш бала белән кала әниләре. Шул китүдән Нигъмәтҗан абыйга кире кайтулар насыйп булмый. Иң олы бала Флера әнисенең уң кулына әйләнә. Энеләрен карау да, әнисенә булышу да аның өстендә була. «Авыр эштән безне берни дә коткара алмый иде, өлкәннәр белән тигез эшләдек, хәтта берәр җирең авыртса да, барыбер эшләргә мәҗбүр итәләр иде», – дип искә ала ул үзе бу чорны...
1947 елда 17сен яңа тутырган Флераны урман кисәргә җибәрәләр. Тик яше җитмәү сәбәпле, аңа кире борылып кайтырга туры килә. Шул ук елның көзендә, Яшел Үзәнгә, ФЗӨгә укырга китәргә мәҗбүр була. Соңрак биредә заводта, станок артына баса. 
1949 елда язмыш кыз баланы кабат туган якларына кайтара. 
Флера колхозда эшли башлый. Үгез җигеп фермага су, салам ташып мал карау  да, чәчүен чәчү дә – берсе дә калмый, ир-хатын кыз эшен аермыйча, бер итеп эшләргә туры килә аңа.
Бәхтияр авылына, биш балалы Сәгыйдулла абыйга хатын булып Флера апа 1979 елда,  төп нигездә калган Илдарлары армиядән кайткан елны килә. Калган өч егет һәм бер кыз бу вакытта тормышта үз юлларын тапкан була инде. Чит итмиләр аны бу гаиләдә. Кызганыч, сугыш ветераны Сәгыйдулла абый да, аның өч улы да күптән гүр ияләре инде. 
Бүген ул өйләренең нуры булып, кадер-хөрмәткә тиенеп, туар таңнарына куанып гомер кичерә. Сөбеһаналла, күңеле, башы сау, фикерләре әле дә төпле.  Сәвия апа өчен дә, Илдар абый өчен дә, аларның улы һәм килене өчен дә бик зур терәк һәм кирәк әле. Сөенеп йөзләрне дә тутырырга язсын!

Фәридә Филатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев