Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Безнең максат – җәза бирү түгел”

Таҗвирусы белән бәйле рәвештә Татарстанда катгый чикләүләр кертелде

Район Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев, QR-кодлар белән бәйле вәзгыятьтә үз кул астындагыларның эшчәнлегенә әнә шундый аңлатма бирде.

Дөрестән дә, таҗвирусы котырынган бу заманда әлеге код булуның әһәмияте бик зур.

Үзәктәге кибет ишеге төбендә QR-код тикшерүчеләр икәү. Каршыларына олы яшьтәге бер апа баскан. “Ничек инде кертмисез? Моңарчы кертә идегез бит “, – дип өзгәләнә. “Апа, сез прививка ясаттыгызмы соң?” – дип кызыксынам. “Юк шул”, – ди. “Алайса керә алмыйсыз инде”.

Әнә шундый диалогларны үзәк кибетләре каршында еш ишетергә туры килә. Белүебезчә, 30 октябрьдән республикада тагын да катгыйрак чикләүләр кертелде. Болары 11 октябрьдән кертелгәннәргә өстәмә буларак, Республика Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, ял көннәренә генә түгел, “эпидемиологик яктан хәвефле” булган барлык периодка кагыла. Әлеге период күпмегә сузылачак, анысы әлегә билгесез. 30 октябрьдән QR-кодларны тикшерү буенча эшчәнлек тә тагын да киңәйтелде. Хәзер аны республика буенча барлык азык-төлек сатылмаган кибетләрдә диярлек күрсәтү мәҗбүри. Мәйданы 150 квадрат метрдан артык булган мондый һәр кибеттә QR-код күрсәтми генә, кибеткә эләгеп булмый.

– Әлеге код белән берлектә, сату ноктасына...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев